KAZANFORUMда Евразия хезмәттәшлек агентлыгы Татарстан компаниясе белән хезмәттәшлек турында Меморандум имзалады

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан җитештерүчеләре KAZANFORUM кысаларында RUSIA HALAL EXPO 2024 халыкара күргәзмәсендә катнаша. Катнашучы компанияләрнең берсе – «ЭРВОЛЬТ» ҖЧҖ «ЕВРАЗИЯ ХЕЗМӘТТӘШЛЕК АГЕНТЛЫГЫ» ҖЧҖ белән сәүдә һәм энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында үзара аңлашу турында Меморандум имзалады.

Меморандум оешмалар арасында партнерлык һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүне күздә тота. 

Russia Halal Expo – Россиядә инвестиция һәм инфраструктура проектларының иң эре күргәзмәсе, ул бизнес-проектларны алга сөрү һәм үстерү өчен уникаль киңлек, «Россия-Ислам Дөньясы: KAZANFORUM» XV Халыкара икътисадый форумында катнашучылар арасында конструктив диалог төзү мәйданчыгы булып тора.

Шулай ук «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының күмәк стендында түбәндәге компанияләр тәкъдим ителгән:

  1. «ЭМИЗ» СЙ» ҖЧҖ – ЭМИЗ Таврический эликсирын җитештерү;
  2. «ТЕХНАКСИС» ҖЧҖ – югары йөкләнешле веб-сервислар һәм шәхси кабинетлар, клиентлар өчен мобиль кушымталар, хезмәткәрләр өчен автоматлаштыруның эчке системаларын, мәгълүмат агрегаторларын булдыру;
  3. «АГРО ПОВОЛЖЬЕ» ҖЧҖ – авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары җитештерү;
  4. «РАРИТЭК-ТЕХНОЛОГИИ» ҖЧҖ – автомобильгә газ тутыручы компрессор станцияләрен җитештерү;
  5. «Фабрика здоровых продуктов» ҖЧҖ – чәй, косметика җитештерү;
  6. «Эрвольт» ҖЧҖ – ЗЭС өчен коннекторлар җитештерү.

Татарстан компанияләре өчен күргәзмәдә катнашу бушлай – "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында стенд төзелешенә һәм башка ярдәмче хезмәтләргә Экспортка ярдәм итү үзәге түли.  

Күргәзмә 2024 елның 15-17 маенда Казан шәһәренең «Казан Экспо» ХКҮ уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International