«Россия Федерациясе субъектларында кече һәм урта предприятиеләрне нәтиҗәле үстерү факторы буларак тышкы икътисадый эшчәнлек» III Халыкара конференциясе (алга таба – Конференция) 2015 елның 10-11 декабре көннәрендә Вологда шәһәрендә уздырыла.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының «Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге» (алга таба – Үзәк) предприятиегезне Татарстан Республикасын күргәзмәдә тәкъдим итүдә катнашырга чакыра.
Үзәк катнашучыларны (кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен) теркәлү узу һәм күргәзмә мәйданы өчен түләү белән тәэмин итә, юл чыгымнары һәм яшәү – компания хисабыннан.
Моннан тыш, Үзәк Күргәзмәдә катнашучыларга оештыру ярдәме күрсәтә.
Әлеге чараның мөһимлеген искә алып, 2015 елның 10 ноябренә кадәр Үзәккә үзегезнең карарыгыз турында (843) 524-76-70 телефон номеры буенча яисә tatexport@yandex.ru электрон почтасы аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Оештыру сораулары буенча Регина Араслановага мөрәҗәгать итәргә мөмкин, тел.: 8-917-25-78-268.
КУЭ субъекты гаризасы
Хезмәт күрсәтү бланкы
Документлар исемлеге