Административ каршылыкларны киметү һәм процедураларны гадиләштерү чаралары кысаларында юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт бюджеттан тыш фондларында теркәү сроклары 3 эш көненә кадәр кыскартылды. Моннан тыш, салым түләүчеләрнең (юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның) банкта исәп-хисап счетын ачуы яисә ябуы турында юридик зат һәм шәхси эшкуарның яшәү урынындагы салым органнарына һәм дәүләт бюджеттан тыш фондларына хәбәр итүенең мәҗбүрилеге юкка чыгарылды.
Шулай ук «Дәүләт теркәве узу өчен документларны электрон формада тапшыру» сервисы эшләнде. Ул юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга дәүләт теркәве уздырганда салым органнарына электрон документларны Интернет челтәрен кулланып юллау мөмкинлеген тудыра.
Салым органына электрон формадагы документларны юллау тәртибе белән җентекләбрәк танышу өчен түбәндәге электрон сылтама буенча бара аласыз: https://www.nalog.ru/rn16/service/gosreg_eldocs/.