Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге «Инглиз телендә бизнес-коммуникацияләр. Dealing with multinationals» бизнес-тренингына чакыра
2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне Park Inn by Radisson кунакханәсе территориясендә 12 ноябрь көнне уздырылачак бизнес-тренингта катнашырга чакыра. Тренингның темасы – «Инглиз телендә бизнес-коммуникацияләр. Dealing with multinationals».
Тренинг инглиз һәм рус телләрендә алып барылачак. Инглиз телен белү Intermediate дәрәҗәсеннән дә ким булмаска тиеш.
Чара Park Inn by Radisson кунакханәсенең конференц-залында түбәндәге адрес буенча уздырылачак: Казан ш., Лесгафт ур., 7. Тренинг 10.00 сәгатьтә башлана. Теркәлү 9:30 да башлана. Уку нәтиҗәләре буенча һәр тыңлаучыга катнашучы сертификаты тапшырыла. Әлеге чарада катнашу бушлай.
Әлеге чараның мөһимлеген искә алып, Сезне 11 ноябрьгә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча катнашучының теркәлү формасын тутырып җибәрүегезне сорыйбыз: clubexport.rt@gmail.com
Татарстан КУЭ Корпорациясенең җәлеп ителгән “зонтик” поручительлекләре саны буенча Рәсәй төбәкләренең беренче унлыгына керде. Ел башыннан республиканың кече һәм урта бизнесы 500 млн сум алды.
Җәйнең беренче аенда 2025 елга 20 млн сумнан артык керем аркасында патентка хокукларын югалткан күпчелек ШЭ салым салу объектын арткы сан белән алыштырырга өлгерә.