Дәүләт һәм муниципаль контроль, һәм шулай ук тиешле эшчәнлек өлкәләрендә лицензияләү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү тәртибе үзгәртелде

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының көчен югалтуын тану һәм аларны үзгәртү турында»  2015 елның 28 октябрендәге 1149 нчы карары белән контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлеген һәм эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләүне мониторинглауга кагылышлы  үзгәрешләр кертелде.

Аерым алганда, имзаланган карар белән  дәүләт һәм муниципаль контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан тиешле эшчәнлек өлкәләрендә контроль уздырылуы һәм әлеге контрольнең нәтиҗәлелеге турында докладларның һәм лицензияләү һәм  әлеге лицензияләүнең нәтиҗәлелеге турында докладларның   «Идарә» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша тапшырылырга тиешлеге билгеләнә. Моңа бәйле рәвештә «Контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлеген мониторинглау» һәм «Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләүне мониторинглау» федераль дәүләт мәгълүмат системаларын куллануны ябу турында карар кабул ителде. 

Югарыда аталган  карарлар дәүләт һәм муниципаль контроль  (күзәтчелек) системасын, һәм шулай ук лицензияләү системасын камилләштерүгә, атап әйткәндә, контрольлек итүче органнар эшчәнлеге турындагы мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм анализлауның нәтиҗәлеген күтәрүгә ярдәм итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International