РФ Президентының И(б)ФОндагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанда МИЗның нәтиҗәле эшен билгеләп үтте

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 6 ноябрендә Тольяттида Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары  Дмитрий Козак Россия Федерациясендә махсус икътисадый зоналар (МИЗ) белән идарә итү системасын камилләштерү буенча чаралар («юл картасы»)  планын үтәү сорауларына багышланган киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә катнашкан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле  Михаил Бабич үзенең чыгышында Татарстанда, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә МИЗларның нәтиҗәле эшчәнлеген мисал итеп китерде.

Чара йомгаклары буенча алга таба   илдә махсус икътисадый зоналар белән идарә итүне камилләштерү эшенең нигезенә ятарлык тәкъдим-киңәшләр эшләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International