ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

12 мартта Рәсәй Банклары Ассоциациясе каршындагы партнерлык финанславы стандартлары буенча Комитетның беренче утырышы булды. Утырыш Дәүләт Думасының финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков рәислегендә узды.


11
март, 2026 ел
чәршәмбе

Кичә Татарстанда “РЭЦ Экспорт мәктәбе” өстәмә һөнәри белем бирү оешмасыннан “Экспорт Форсажы-2026” белем бирү программасына гаризалар кабул итү башланды. Анда катнашу республиканың кече һәм урта бизнес субъектлары өчен түләүсез.


10
март, 2026 ел
сишәмбе

Республика “Безнекен булдыр” Бөтенрәсәй конкурсында катнашу өчен яшь эшмәкәрләрдән (14 яшьтән 35 яшькә кадәр) 200дән артык гариза алган төбәкләр унлыгына кергән.


8
март, 2026 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Татарстан геодезиясе һәм картографиясе хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне белән котлыйм!


6
март, 2026 ел
җомга

2025 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт ярдәме чараларыннан Татарстанның экспортка юнәлтелгән 2000гә якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты файдаланды. Шулай ук экспортка ярдәм итү төбәк үзәгенең (ЦПЭ РТ) хезмәтләрен алучы 76 эшмәкәр экспорт контрактлары төзегән, илләр географиясе 72 илне тәшкил иткән.

Программа кысаларында министр “Арча” сәнәгать паркында булды, анда резидентларның агымдагы эшчәнлеге һәм перспектив планнары белән танышты. Җитештерү мәйданнарын карау барышында Мидхәт Шаһиәхмәтов предприятиеләр җитәкчеләре белән куәтләрне киңәйтү һәм булган инфраструктурадан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча предметлы фикер алышу үткәрде.

Яр Чаллыга эш сәфәре кысаларында сәнәгать паркларына дәүләт ярдәме чараларына багышланган күчмә киңәшмә узды.


5
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре Иран Ислам Республикасының Югары лидеры Аятолла Али Хаменеи һәм аның гаилә әгъзаларының фаҗигале үлеме уңаеннан иран халкының тирән кайгысын уртаклаштылар, шулай ук чәчәк салу тантанасында катнаштылар.

Кичә видеоконференцэлемтә форматында интеллектуаль милек буенча федераль хезмәтнең (Роспатент) коллегия утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты, ул интеллектуаль милек буенча федераль хезмәтнең коллегия әгъзасы булып тора.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Казан агломерациясе территориясендә сәнәгать паркларын үстерү мәсьәләсе буенча ведомствоара эш төркеменең беренче утырышы уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International