2025 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт ярдәме чараларыннан Татарстанның экспортка юнәлтелгән 2000гә якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты файдаланды. Шулай ук экспортка ярдәм итү төбәк үзәгенең (ЦПЭ РТ) хезмәтләрен алучы 76 эшмәкәр экспорт контрактлары төзегән, илләр географиясе 72 илне тәшкил иткән.
Ярдәм “Халыкара кооперация һәм экспорт” һәм “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проектлары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары тарафыннан күрсәтелә.
Шулай ук узган елда экспортка юнәлтелгән 60 тан артык компания Рәсәй Федерациясе территориясендә (Мәскәү, Казан), шулай ук чит илләрдә (Үзбәкстан, Казахстан, Беларусь, Әзербайҗан, Кытай һәм башка илләр) 19 халыкара күргәзмәдә катнашты. Коллектив яисә индивидуаль стенд составында катнашу хезмәте эшмәкәрләргә бушлай күрсәтелә.
2025 ел нәтиҗәләре буенча КУЭнең 110 субъекты чит ил сатып алучысын эзләү һәм сайлау буенча хезмәт алды. Халыкара күргәзмә-ярминкә чараларында катнашучыларның 50% ы соңыннан 2-3 ел дәвамында экспорт контрактлары төзи.
Моннан тыш, 100 эшмәкәр Татарстанның 4 шәһәрендә (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт) “РЭЦ” АҖ Экспорт мәктәбе” өстәмә һөнәри белем бирү оешмасының белем бирү семинарларында катнашты. Ә экспортка юнәлтелгән 30га якын компания 8 төбәкара бизнес-миссиядә (Новосибирск, Санкт-Петербург, Самара, Ижевск, Чебоксар, Мәскәү, Владикавказ һәм Рязань) катнашты.
Экспорт эшчәнлеген популярлаштыру максатында 2025 елда 124 семинар һәм вебинар үткәрелде, аларда экспорт эшчәнлеге инструментлары да, аерым чит илләргә экспорт сәүдәсе мөмкинлекләре дә каралды.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары белән тәэмин ителә торган экспортлаучы предприятиеләрне колачлау киңәйтелде.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике меңнән артык предприятиесе экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыра, аларның 94% ы - кече һәм урта бизнес субъектлары. Республика экспортының 80% ы дустанә илләргә чыгарыла. Узган ел Татарстанның 575 предприятиесе Рәсәй экспорт үзәге (РЭЦ) ярдәме белән тәэмин ителгән иде.
Шулай ук республикада РЭЦ вәкиллеген эшләтеп җибәрү булды, аның эше гамәлдәге һәм потенциаль экспортерлар белән нәтиҗәле эш алып барырга, предприятиеләрне ярдәм чаралары белән тәэмин итәргә һәм экспорт проектларын озату сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстанда экспортка юнәлтелгән компанияләргә комплекслы ярдәм күрсәтелә, алар арасында финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары да бар. Бу чит ил сатып алучысын эзләү һәм сайлау, сөйләшүләр процессын озату, шәхси маркетинг тикшеренүләре, индивидуаль патент тикшеренүләре, Рәсәйдә һәм чит илләрдә күргәзмә чараларында катнашуны финанслау һәм башка бик күп нәрсәләр.