Хөрмәтле Татарстан геодезиясе һәм картографиясе хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сезнең эшчәнлекнең күп өлкәләрендә ихтыяҗ булган бу һөнәри хезмәтегез ил мәнфәгатьләренә хезмәт итә һәм республиканың тотрыклы үсешен һәм чәчәк атуын тәэмин итеп, иң масштаблы проектларын уңышлы тормышка ашыру өчен нигез булып тора.
Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм югары компетенциягез ярдәмендә Татарстанда торак төзелеше, транспорт инфраструктурасы, сәнәгать һәм социаль объектлар динамик үсеш ала. Сезнең төгәл үлчәүләрегез һәм сыйфатлы картографик материаллар республика гражданнарының тормыш сыйфатын күтәреп, территорияләрне нәтиҗәле үзләштерү һәм инфраструктураны үстерү өчен дәүләтне ышанычлы мәгълүматлар белән тәэмин итә.
Сезнең намуслы хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз һәм Татарстан Республикасының икътисадый үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә ныклы сәламәтлек, киләчәктә һөнәри казанышлар һәм республика файдасына куелган барлык бурычларның уңышлы үтәлүен теләргә рөхсәт итегез.
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры
Мидхәт Шаһиәхмәтов