12 мартта Рәсәй Банклары Ассоциациясе каршындагы партнерлык финанславы стандартлары буенча Комитетның беренче утырышы булды. Утырыш Дәүләт Думасының финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков рәислегендә узды.
Утырышта Комитет составы расланды, аңа финанс һәм эксперт бергәлегенең 14 вәкиле керде. Состав партнерлык финанслау базарының төп сегментлары - банк һәм банк булмаган сегментлары вәкиллеге принцибы буенча формалаштырылган.
Татарстан Республикасыннан Комитетта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, “ФД АМАЛЬ” финанс компанияләренең генераль директоры Рөстәм Сәгъдиев (партнерлык финансларының банк булмаган сегменты) һәм “АК БАРС” БАНК ГАҖ (банк секторы) вәкиле катнаша.
Практик эш өчен комитет каршында ике профильле эш төркеме формалаштырылган - партнерлык финанславы продуктлары һәм этика мәсьәләләре буенча.
Утырыш барышында 2026 елга эш планы расланды. Агымдагы елда партнерлык финанслауның төп дүрт юнәлеше буенча стандартлар әзерләү һәм Рәсәй Банкы белән килештерү планлаштырыла:
• түләүне бүлеп түләп, сату-алу аша финанслау;
• инвестицион партнерлык инструментлары;
• партнерлык лизингы;
• өлешләп финанслау инструментлары.
Утырышта халыкара эксперт институтлары белән багланышларга аерым игътибар бирелде. Комитет рәисе Анатолий Аксаков Казанда AAOIFI үзәге белән актив хезмәттәшлек итү һәм аның экспертларын партнерлык финанслауның Рәсәй стандартларын эшләүгә җәлеп итү буенча килешүләр турында хәбәр итте.
"Күптән түгел Казанда AAOIFI үзәге директоры белән нәтиҗәле очрашу булды. Рәсәй Банклары Ассоциациясе һәм үзәк арасында партнерлык финанславы стандартларын эшләү өлешендә актив хезмәттәшлек турында килешүгә ирешелде. AAOIFI экспертларын комитет эшенә актив җәлеп итәргә планлаштырабыз”, - дип билгеләде Анатолий Аксаков.
Комитет якын арада эшче төркемнәр эшчәнлеген башлап җибәрүне һәм Рәсәй партнерлык финанслары индустриясен алга таба үстерүгә нигез салачак беренче стандарт проектларын әзерләүне тәэмин итәргә тиеш.