2026 елда иминият кертемнәрен исәпләүнең яңартылган тәртибе гамәлдә, ул чик базага, шәхси эшмәкәрләрнең теркәлгән түләүләренә, җитәкчеләр өчен кертемнәр исәпләү кагыйдәләренә, түбәнәйтелгән тарифларны куллануга һәм хисаплылыкка кагылды. 

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Казан агломерациясе территориясендә сәнәгать паркларын үстерү мәсьәләсе буенча ведомствоара эш төркеменең беренче утырышы уздырылды.

Тармак министрлыклары, ведомстволары һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләре кергән эш төркеме составы Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән расланды.

Бүгенге утырышта инженерлык, юл һәм транспорт инфраструктурасы, хезмәт ресурслары, социаль инфраструктура һәм торак объектлары белән тәэмин ителешне дә кертеп, инвестиция проектларын Казан агломерациясенең үсеш планнары белән интеграцияләү өлешендә җентекле һәм комплекслы эшләү максатларында төзелергә планлаштырыла торган 14 сәнәгать паркы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International