Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 28 апрелендәге 259нчы Карары белән «2016 - 2020 елларга Татарстан Республикасы сәнәгатенең эшкәртү тармакларын үстерү» дәүләт программасы (алга таба – Программа) расланды.
Программаның максаты – глобаль масштабта көндәшлеккә сәләтле, озак срокка исәпләнгән динамик үсеш куәтенә ия һәм Татарстан Республикасының стратегик өстенлекләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итәрдәй сәнәгать үсеше өчен шартлар тудыру.