2016 елның 8 июне Бөтендөнья күргәзмәләр көне дип игълан ителде

2016 елның 6 мае, җомга

UFI (Бөтендөнья күргәзмә индустриясе ассоциациясе) президенты Сергей Алексеев инициативасы буенча, күргәзмәләр дөньясы вәкилләре дөнья икътисадында күргәзмәләрнең роле турында җәмәгатьчелеккә хәбәр итү максатында үз тырышлыкларын берләштерү хакында карар кабул иттеләр. Моңа бәйле рәвештә 2016 елның 8 июне Бөтендөнья күргәзмәләр көне дип игълан ителде.

Әлеге инициативаның төп максаты – күргәзмәләр индустриясенә игътибарны көчәйтү, бизнес, төбәк һәм тулаем ил икътисадын үстерүдә, халыкара хезмәттәшлектә күргәзмәләрнең әһәмиятен алга этәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International