ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  2016 елның 30 апрелендә  «Икътисад мәктәбе» республика проектында катнашучылар өчен белем бирү чарасы оештырылды Геосәясәт буенча  лекцияне  Казан (Идел буе) федераль университеты  Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Үзәк Азияне, тарихны һәм Шәрыкны өйрәнү үзәге җитәкчесе Альберт Белоглазов үткәрде.

2016 елның гыйнвар-март айлары өчен рейтингта иң зур уңай үзгәрешләргә Теләче (+8 позиция) һәм  Ютазы (+4 позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле: теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, салым һәм салым булмаган керемнәрнең үсеш темплары артуы һ.б.

2016 елның 29 апрелендә видеоконференция  форматында  Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршында Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышы узды. 

Татарстан Республикасы эшкуарларын Свердловск өлкәсе территориясендә 2016 елда үткәрелә торган күргәзмә-ярминкә һәм конгресс чараларында катнашырга чакырабыз.

Калининград өлкәсе Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды 2016 елның  30 маеннан  3 июненә кадәр Россия эшкуарлыгы көннәрен бәйрәм итү уңаеннан кайбер чаралар үткәрүне планлаштыра һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларын шул вакытка Калининград шәһәренә төбәкара бизнес-миссиядә катнашырга чакыра.

Икътисад, идарә һәм хокук институты КБО Университеты Татарстан Республикасында инвалидларга һәм балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм оештыру  белән шөгыльләнүче социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләрен «Инвалидларны социаль  яктан җайлаштыру, социаль ятимлекне профилактикалау, балалар  алып тәрбияләүче гаиләләр өлкәсендә эшчәнлек алып баручы СЮ КБО ярдәм инфраструктурасы (мәгълүмати, консультатив һәм методик) программасы» проектын гамәлгә ашыру планы турында хәбәр итә.


29
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге  717-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган конкрет заказчылар исемлегенә кергән Татарстан Республикасы җайланулы заказчыларының сатып алулар планы проектларына туры килүгә  бәя бирүне оештыру сорауларына багышланган киңәшмә узды.

28 апрель көнне Иннополис территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә  Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм  Федерация Советы әгъзаларының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчелеге белән  дәүләт һәм федераль максатчан программаларын тормышка ашыру сорауларына  багышланган киңәшмә уздырылды. 

2016 елның 28 апрелендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгында «Эшкуарлар өчен дәүләт һәм  муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең махсуслаштырылган күпфункцияле үзәкләрен төзүнең төп юнәлешләре һәм перспективалары турында» семинар-киңәшмә оештырылды. 

2016 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы Президиумы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов катнашты. Совет Президиумы утырышы эшендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан министр урынбасары Наталья Таркаева катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International