Россия Икътисадый үсеш министрлыгының «Гариза бирүчеләргә кадастр исәбенә кую һәм (яисә) хокукларга дәүләт теркәвен үткәрү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтү барышы турында хәбәр тапшыру тәртибен һәм ысулларын раслау турында» 2016 елның 16 мартындагы 137нче боерыгы Россия Юстиция министрлыгында 2016 елның 25 апрелендә теркәлде.
Боерык белән Росреестрның 2017 елның 1 гыйнварыннан гариза тапшыручыларга хәбәр юлларга тиешлеге билгеләнде.
Шул ук вакытта хәбәр юллау түләүсез башкарылырга тиеш була.