Новосибирскида технологик үсеш буенча «Технопром-2016» Халыкара форумы узачак

2016 елның 6 мае, җомга

2016 елның 9-10 июне көннәрендә  Новосибирск шәһәрендә, «Новосибирск экспоүзәге» территориясендә, технологик үсеш буенча  «Технопром-2016» Халыкара форумы (алга таба - Технопром, Форум) узачак.

Технопром Россиянең глобаль технологик лидерлыгы шартларын тәэмин итүче дәүләт сәясәтенең стратегик өстенлекләрен билгеләү буенча тәкъдимнәрне эшләү һәм тикшерү  өчен төп халыкара эшлекле мәйданчык булып тора. Форумда катнашу бушлай.

Форум турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International