Дәүләт Думасы кече һәм урта бизнес өчен штрафларны алыштыруны беренче укылышта хуплады

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 17 маенда  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы «Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турында» 1054599-6 номерлы федераль закон проектын беренче укылышта кабул итте. Әлеге закон проекты хокук бозу беренче тапкыр башкарылганда, авыр нәтиҗәләргә китермәгәндә һәм үз вакытында юкка чыгарылганда, кече һәм урта бизнес өчен административ штрафны кисәтүгә алыштыруны күз уңында тота.

Закон проекты белән  түбәндәге сылтама буенча барып, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы сайтында танышырга була: http://asozd2.duma.gov.ru/main.nsf/%28SpravkaNew%29?OpenAgent&RN=1054599-6&02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International