КУЭтан сатып алу планнарын мониторинглауның нәтиҗәлелеге турында

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Агымдагы елның 1 маеннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык (алга таба - КУЭ) субъектларыннан сатып алу планнарын мониторинглауны һәм бәяләүне үткәрә. Хисап чорында Татарстан Республикасының сайлап алынган 10 заказчысының КУЭтан сатып алу өлеше планлаштырылган сатып алуларның гомуми суммасыннан уртача 35%ка кадәр үсте һәм 8 млрд сумнан артыкка җитте.

Исегезгә төшерик, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717-р номерлы боерыгына ярашлы рәвештә, республикада бары тик КУЭ субъектлары гына катнаша торган сатып алуларның еллык күләмен бәяләүне үткәрү өчен 10 заказчы сайлап алынган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International