Төбәк инвестицияле командаларын үстерү программасының беренче модуле старт алды

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

18 майда «Идарә осталыгы: төбәк командаларын үстерү» белем бирү программасының беренче модуле ачылды. Программа РАНХиГС экспертлары тарафыннан Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белән берлектә эшләнде.

Әлеге белем бирү программасын гамәлгә ашыруның төп максаты булып төбәкләрнең инвестицион активлыгын күтәрү тора.

«Идарә осталыгы: төбәк командаларын үстерү» программасы кысаларында  июль һәм сентябрь айларында узачак ике белем бирү модуле планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International