"Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" 2015 елның 29 декабрендәге 404-ФЗ номерлы Федераль закон буенча калдыклар белән эш итү өлкәсендә оешмалар тарафыннан яңа лицензияләр алу турындагы таләпләрнең үз көченә керү срогы 2016 елның 1 июленә кадәр күчерелгәнен исегезгә төшерәбез.
Әлеге вакытка кадәр I - IV класслы куркыныч калдыкларны җыю, транспортлаштыру, эшкәртү, үтилләштерү буенча эшчәнлек алып баручы барлык хуҗалык субъектлары әлеге төр эшчәнлек алып бару өчен лицензия алырга тиешләр.