ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2016 ел
җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 17 июнендәге  1257р номерлы боерыгы белән «ИнноКам» территориаль яктан аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү  концепциясе (алга таба - Концепция) хупланды.

 

2016 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Биржа мәйданчыгы уңай көндәшлелек мохитен формалаштыру инструменты буларак» дигән темага киңәшмә уздырылды.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391нче боерыгына ярашлы рәвештә, республикада «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсы (алга таба – Конкурс) башланды.

 

2016 елның 21 маеннан 26 июненә кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә Моношәһәрләрне үстерү фонды белән бергә эшләнгән һәм үткәрелә торган Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны укыту буенча һөнәри әзерлек программасының икенче модуле (алга таба – Программа) уздырыла.

 

Хәзерге вакытта  Татарстан Республикасының кайбер районнарында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Юл сервисы күпфункцияле комплексларының 4PL-операторын төзү турында 2016 елның 17 маендагы 868-р номерлы боерыгына ярашлы рәвештә, юл сервисының күпфункцияле комплексларын (йөкләрне эстафеталап тапшыру мәйданчыгы) формалаштыру сораулары эшләнелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе  Дмитрий Медведев Татарстанда «ИнноКам» территориаль яктан аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү  турындагы боерыкны имзалады.

 


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Социаль сферада хезмәт күрсәтүләрнең дәүләтнеке булмаган оешмалар өчен ачыклыгын арттыруга ярдәм итү» буенча «юл картасын» раслау турындагы  боерыкны имзалады. «Юл картасына»  2016–2017 елларда тормышка ашырылырга тиешле 44 чараны үз эченә алган комплекс кергән.

 

2016 елның 22 июнендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан өченче укылышта  «Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проекты кабул ителде. Кабул ителгән закон проекты контроль-күзәтчелек чаралары барышында кече һәм урта эшкурлык субъектлары тарафыннан беренче тапкыр  кылынган хилафлыклар ачыкланган очракларда әлеге субъектларга карата административ җәзаны бары тик кисәтү формасында гына бирүне күз уңында тота.

 

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән чимал булмаган экспортка финанс ярдәме максатларына субсидияләр бирү тәртибе турындагы карарны имзалады.

 

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасына субсидияләр бирү тәртибендәге үзәрешләр турындагы карарга кул куйды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International