2016 елның 22 июнендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан өченче укылышта «Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проекты кабул ителде. Кабул ителгән закон проекты контроль-күзәтчелек чаралары барышында кече һәм урта эшкурлык субъектлары тарафыннан беренче тапкыр кылынган хилафлыклар ачыкланган очракларда әлеге субъектларга карата административ җәзаны бары тик кисәтү формасында гына бирүне күз уңында тота.
Әлеге закон проекты шуны билгели: әгәр Административ хокук бозулар кодексындагы маддә кисәтү формасындагы административ җәзаны күз уңында тота икән, КУЭ субъекты тарафыннан беренче тапкыр кылынган хокук бозу зыянлы нәтиҗәләргә китермәгән очракта (мәсәлән, кеше сәламәтлегенә һәм тормышына зыян килмәсә яисә куркыныч янамаса) аңа әлеге төрдәге җәза бирелә.