Чимал булмаган экспортка финанс ярдәме максатларына субсидияләр бирү тәртибе билгеләнде

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән чимал булмаган экспортка финанс ярдәме максатларына субсидияләр бирү тәртибе турындагы карарны имзалады.

Имзаланган карар белән  2016 елда федераль бюджеттан Россия Федерациясе мөлкәти кертеме (взносы) формасында «Үсеш һәм тышкы икътисад банкы (Тышкы икътисад банкы)» дәүләт корпорациясенә субсидияләр бирү кагыйдәләре раслана. Әлеге субсидияләр алга таба Россия икътисадының чимал булмаган секторын тәшкил иткән предприятиеләр, компанияләр һәм оешмаларның тышкы икътисадый эшчәнлекләренә кредит һәм иминият ярдәме күрсәтү буларак аларга бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International