Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 17 июнендәге 1257р номерлы боерыгы белән «ИнноКам» территориаль яктан аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү концепциясе (алга таба - Концепция) хупланды.
Концепциягә ярашлы рәвештә, «ИнноКам» Үзәге Татарстан Республикасы Кама агломерациясендә урнашкан тотрыклы һәм интенсив сәнәгый үсеш территориясе булачак. Чикләрендә «ИнноКам» Үзәге төзелә торган Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры инновацияле территориаль кластерлар исемлегенә керә. Аларның үсеше өчен, «Икътисадый үсеш һәм инновацияле икътисад» дәүләт программасы кысаларында федераль бюджеттан субсидияләр бүленәчәк.