Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән юл картасы социаль сферада хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм ачыклыгын күтәрергә тиеш

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Социаль сферада хезмәт күрсәтүләрнең дәүләтнеке булмаган оешмалар өчен ачыклыгын арттыруга ярдәм итү» буенча «юл картасын» раслау турындагы  боерыкны имзалады. «Юл картасына»  2016–2017 елларда тормышка ашырылырга тиешле 44 чараны үз эченә алган комплекс кергән.

Бу икътисадның дәүләтнеке булмаган секторының социаль сферада хезмәт күрсәтүләрдә катнашуын киңәйтергә,  аларның сыйфатын һәм ачыклыгын күтәрү өчен шартлар тудыруга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International