ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  2016 елның гыйнвар - май айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.

 

Россия экспорт үзәгенең (алга таба - РЭУ) Белем бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге» кече һәм урта бизнес вәкилләрен «Экспортка кертү. Экспорт проектының тормыш циклы. Экспорт юнәлешле предприятиеләргә дәүләт ярдәме» курсы буенча укулар оештырды.

 


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Россия Саклык банкы Google компаниясе катнашлыгында һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Татарстанда кече бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән «Бизнес класс» бушлай белем бирү программасын эшләтеп җибәрде.

 

Безнең велосипедлар яшьләр проекты, ягъни велосипедларны лазер маркировкасы ярдәмендә исәпкә алу аларны алып китүдән саклауга хезмәт итәчәк. 29 июнь көнне мәктәп укучылары беренче велосипедларга маркировкалар ясый башлаячаклар.

 

2016 елның 19-24 июне көннәрендә Татарстан Республикасы предприятиеләрендә Томск өлкәсеннән килгән 6 эшкуар стажировка үтте. Стажировкаларны оештыруны Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Идарәче кадрларын әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе үз өстенә алды.

Атна эчендә Томск өлкәсе менеджерлары өчен, аларның кызыксыну юнәлешләренә ярашлы рәвештә, 40 предприятиедә очрашу, IT-паркка һәм Эшкуарлык фабрикасына бару оештырылды.

2016 елгы  «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) милли чемпионаты финалында  һәр компетенция буенча 2017 елда Краснодар краенда узачак киләсе милли чемпионатка баш экспертларны һәм аларның урынбасарларын  сайладылар.  Сайлаулар ачык тавыш бирү юлы белән, тавыш бирү беркетмәсен тутыру, һәр тавыш бирүченең имзасын куйдыру аша үткәрелде.

 


25
июнь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне белән тәбрик итәм!

 


24
июнь, 2016 ел
җомга

Яр Чаллы шәһәренә бер көнлек эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «ЗаряД» хоккей кәшәкәләре заводы мәйданчыгын карады. Сәфәр кысаларында министр яңа эш урыннары төзүгә уңай бәя бирде һәм җитештерүгә күпме кеше җәлеп ителгәнлеге һәм аларның нинди шартларда эшләүләре белән кызыксынды.

 

RAEX (Эксперт РА) рейтинг агентлыгы «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» Коммерциячел булмаган микрофинанс оешмасының «Ышанычлылыкның бик югары дәрәҗәсе» А+.mfi дәрәҗәсендәге ышынычлылык рейтингын раслады.

 

Бүген Россия МКФХнең  Укыту-методик үзәгендә («Болгар» конференц-залында)  Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең (алга таба – ТР буенча МКФХИ) Иҗтимагый-консультатив советының  республикада көндәшлелекне  үстерү темасына багышланган чираттагы утырышы узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International