РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасына субсидияләр бирү тәртибендәге үзәрешләр турындагы карарга кул куйды.
Имзаланган документ Моношәһәрләрне үстерү фондына, моношәһәрләрнең кайсы категориягә керүләренә дә карамастан, Хөкүмәт тарафыннан расланган исемлеккә кертелгән моношәһәрләр белән эшләү мөмкинлеге бирә.
2014–2017 елларда «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасына субсидияләр бирү тәртибе Хөкүмәтнең 2014 елның 11 ноябрендәге 1186нчы карары белән расланган.