Россия экспорт үзәгенең (алга таба - РЭУ) Белем бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге» кече һәм урта бизнес вәкилләрен «Экспортка кертү. Экспорт проектының тормыш циклы. Экспорт юнәлешле предприятиеләргә дәүләт ярдәме» курсы буенча укулар оештырды.
Укулар барышында көндезге дәресләрдә 13 тыңлаучы катнашты, бу – үз предприятиесенең экспорт эшчәнлеге уңышы белән кызыксынган төбәк кече һәм урта бизнес вәкилләре.
Курсларны тыңлау өчен гаризалар калдырырга һәм Белем бирү проекты программасы белән тулырак www.exportedu.ru сайтында танышырга мөмкин.