Бүген Россия МКФХнең Укыту-методик үзәгендә («Болгар» конференц-залында) Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең (алга таба – ТР буенча МКФХИ) Иҗтимагый-консультатив советының республикада көндәшлелекне үстерү темасына багышланган чираттагы утырышы узды.
Конференция эшендә ТР буенча МКФХИ, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Казначылык департаменты, ТР буенча Федераль казначылык Идарәсе һәм Россия МКФХнең Укыту-методик үзәге вәкилләре катнашты.