Безнең велосипедлар яшьләр проекты, ягъни велосипедларны лазер маркировкасы ярдәмендә исәпкә алу аларны алып китүдән саклауга хезмәт итәчәк. 29 июнь көнне мәктәп укучылары беренче велосипедларга маркировкалар ясый башлаячаклар.
Казанның Вахитов районы 5нче лицей укучылары лазер маркировкасы аша велосипедларны исәпкә алуны оештырырга карар кылдылар. Мондый базаны булдыру идеясе балаларга «Идея» яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә үткәрелә торган технология дәресендә килә.
Беренче велосипедларны маркировкалау 29 июнь көнне 10.00дә «Идея» яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә тормышка ашырылачак.