2016 елгы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) милли чемпионаты финалында һәр компетенция буенча 2017 елда Краснодар краенда узачак киләсе милли чемпионатка баш экспертларны һәм аларның урынбасарларын сайладылар. Сайлаулар ачык тавыш бирү юлы белән, тавыш бирү беркетмәсен тутыру, һәр тавыш бирүченең имзасын куйдыру аша үткәрелде.
Сайлаулар нәтиҗәсендә «Лазер технологияләре» компетенциясендә Татарстан Республикасы Лазер үзәге («Идея» технопаркы резиденты) генераль директоры Николай Насонов баш эксперт буларак билгеләнде.