Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «ЗаряД» хоккей кәшәкәләре җитештерү буенча яңа завод мәйданчыгын карады

2016 елның 24 июне, җомга

Яр Чаллы шәһәренә бер көнлек эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «ЗаряД» хоккей кәшәкәләре заводы мәйданчыгын карады. Сәфәр кысаларында министр яңа эш урыннары төзүгә уңай бәя бирде һәм җитештерүгә күпме кеше җәлеп ителгәнлеге һәм аларның нинди шартларда эшләүләре белән кызыксынды.

Экскурсиядән соң, Артём Здунов мәйданчыкның турыдан-туры үзендә оператив киңәшмә үткәрде, анда предприятие җитәкчеләре белән бергә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү сорауларын тикшерде,  һәм шулай ук  «Яр Чаллы» АСИҮТ турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International