Рөстәм Миңнеханов: “Бүген республикада кече һәм урта бизнесны үстерү ягыннан бик күп нәрсә эшләнгән”

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда  Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында үтте. 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР икътисад министры Артём Здунов һәм республиканың кайбер башка министрлыклары җитәкчеләре белән бергә,  уку йортының уку-лаборатор корпусына килгәч, холларның берсендә оештырылган күргәзмә мәйданчыгы белән танышты.

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов форумның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International