Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы баланс комиссияләре утырышларында катнашты

2016 елның 9 сентябре, җомга

2016 елның 8 һәм 9 сентябре көннәрендә   Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2016 елның 1 августына карата Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым буенча бурычлары булган предприятиеләрдәге вазгыятьне карау буенча баланс комиссияләре утырышлары уздырылды.

Баланс комиссияләре эше йомгаклары буенча оешмалар тарафыннан бурычларны каплау графикларын төзү турында карарлар кабул ителде. Оешма банкротлыкка чыгу стадиясендә булган очракларда конкурс идарәчеләре милекне сату һәм салым бурычын каплаулары турында мәгълүмат тапшырырга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International