Башкортостан Республикасы делегациясе Казанда «Бизнес өчен КФҮ»не карады

2016 елның 9 сентябре, җомга

Агымдагы елның 8-9 сентябре көннәрендә республикага Башкортостан Республикасы икътисадый үсеш министры Сергей Новиков җитәкчелегендәге Башкортостан Республикасы делегациясе килде.  

Визит Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында оештырылган «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы кысаларында үтте.

Әлеге визит барышында  делегация шулай ук Эшкуарлыкка ярдәм итүнең бердәм үзәгендә дә булды. Үзәк  республикада гамәлдә булган эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне бер территориядә берләштерә. Делегация әлеге үзәк базасында оештырылган «Бизнес  өчен КФҮ» - эшкуарлык субъектларына хезмәт күрсәтүләргә юнәлдерелгән күпфункцияле үзәктә дә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International