21 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова катнашында, 2016 ел социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 ел бурычлары буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы вәкаләтле органнары утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан доклад белән икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады.
21 февральдә 2016 елның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары буенча Кама Тамагы муниципаль районы Советы утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Совет утырышында инвестиция һәм инновация эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе Ольга Родина доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул Министрлыкның эшмәкәрлекне яклау линиясе буенча эше, федераль һәм региональ дәрәҗәләрдә яшәп килгән инфраструктура һәм яклау программалары турында сөйләде.
21 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, уңышлы хезмәттәшлек, закупкаларның ачыклыгы өлкәсендә мәгълүмати системаларны эшләгәне өчен “ТР Дәүләт заказлары буенча агентлык” дәүләт унитар предприятиесенең техник директоры – генераль директоры урынбасары Владимир Аксеновка Рәхмәт хаты тапшырды.
«Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау фонды » НО Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә «BUYBRAND FranchiseMarket» франшизларын сату һәм сатып алу буенча күргәзмәдә катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Ул 2017 елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр Мәскәүдә ВДНХның 75нче павильонында була. BUYBRAND FranchiseMarketта Россия һәм Халыкара франшизлар һәм шулай ук бизнес старты өчен кирәкле продуктлар һәм хезмәтләр тәкъдим ителә.
20 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-Министры вазифасын башкаручы Алексей Песошин катнашында III чакырылыш Менделеевск муниципаль район Советының унсигезенче утырышы булды. Утырышның темасы - «2016 елда Менделеевск муниципаль районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәсе һәм 2017 елга бурычлары турында». Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта «Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эш активлыгын арттыру үсеше» доклады белән министр урынбасары Наталья Таркаева чыгыш ясады.
20 февральдә өченче чакырылыш Алабуга муниципаль район Советының XIX (хисап) сессиясе булды. Чара 2016 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2017 елга бурычларына багышланды
2003 елның 23нче декабрендә кабул ителгән “Россия Федерациясе банкларында физик затларның вкладларын иминиятләштерү турында” 177-ФЗ федераль закон страховой очрак килеп туганда акча алуны гарантияли. Кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий шулай ук страховой очрак.
«Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО Татарстан Республикасы экспортын яклау үзәге кече һәм урта бизнесның экспортка юнәлтелгән субъектлары вәкилләрен Россия экспорт үзәгенең Белем бирү проекты кысасында «Экспорт эшчәнлегендә логистика» курсы буенча укырга чакыра. Курс 2017 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Икътисади министрлыгында уза ( Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт).
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП (алга таба - «Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП) белән бергә атна саен бушлай белем бирү семинарлары оештыра.
Исегезгә төшерәбез: 2016 елның августыннан Татарстан Республикасындагы барлык «Минем документларым» (КФҮ) офисларында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең федераль корпорациясе» АҖ хезмәтләрен алу оештырылды.