25 февральдә Татарстан Респрубликасы Әлки муниципаль районы вәкаләтле органнарының 2016 ел социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары буенча утырышы булды. Совет утырышында Татарстан Республикасы Икътисади министрлыктан доклад белән икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады.
2017 елның 22 февралендә Түбән Камада Түбән Кама моношәһәре территориясендә алдан бара торган социаль-икътисади үсеш территориясен төзүгә заявка әзерләү буенча эш кысасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Данил Волков катнашында киңәшмә булып узды.
Әлеге киңәшмәдә предприятиеләр – «Түбән Кама» алдан бара торган социаль-икътисади үсеш территориясен төзергә планлаштырган потенциаль резидентларның инвестиция проектлары каралды. Түбән Каманың ТОСЭР статусы алырга заявкасы югары әзерлек дәрәҗәсендә тора.
Бүген Яр Чаллыга эш визиты кысасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Акульчев» компанияләр төркеме предприятиесендә булып, анда заман җиһазлары һәм җитештерү процессы белән танышты. Министрга шулай ук җитештерү барышында кулланыла торган югары сыйфатлы чимал турында сөйләделәр. Министр белән бергә предприятиедә «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ГКУ җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев,
Түбән Камада хисап сессиясендә доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады. Ул территорияне ныклы икътисады, уңайлы социаль өлкәсе һәм инфраструктурасы булган конкурентлыкка сәләтле тотрыклы алга киткән район дип атады.
2017 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында чираттагы утырышы булды.
22 февральдә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының вәкаләтле органнарының 2016 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары буенча утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов доклад белән чыгыш ясады.
Бүген Яр Чаллыга эш визиты кысасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов КИП Мастер мәйданчыгында урнашкан «ТатПром-Холдинг» сәнәгатенең төрле өлкәләре өчен профиль проволокасыннан әйберләр ясау, җитештерү һәм сату компаниясендә булды. Предприятиедә министр заман җиһазлары, шулай ук җитештерү барышы белән танышты.
Бүген Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советының Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында «2016 елда Яр Чаллы муниципаль берәмлегенең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында» утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан доклад белән министр Артём Здунов чыгыш ясады.
Яр Чаллыда 3нче чакырылыш Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советының 15нче сессиясе алдыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән "Яр Чаллы" ТОСЭР резидентлары арасында хоккей буенча иптәшләрчә матч булды. Хоккей матчында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү программасын гамәлгә ашыру үзәге» ГКУ җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев, Татарстан Республикасы Гарантия фонды җитәкчесе Сергей Болотаев, ТОСЭР резидентлары һәм Яр Чаллы Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
21 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында өченче чакырылыш Зәй муниципаль район Советының 16нчы утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Совет утырышында Татарстанда кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чаралары, Зәй муниципаль районында урта һәм кече эшмәкәрлек торышы турында доклад белән министр урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Утырыш башланыр алдыннан депутатлар һәм чакырылучылар сәнәгать предприятиеләре һәм эшкәртү өлкәсе оешмалары күргәзмәсе белән танышты.