ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев эш визиты белән килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

 

2017 елның  2сеннән 4 июньгә кадәр  «Ялта - Интурист» кунакханә комплексында  ( Ялта шәһ.,  Дражинск ур., 50) Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Крым Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм   Крым Республикасы Сәнәгать сәясәте министрлыгы ярдәмендә  «РосЭкспоКрым. Импортны алмаштыру. Азык-төлек.  Сәнәгать» Россия җитештерүчеләренең IV махсуслаштырылган күргәзмәсе була.

 


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 25еннән  31 майга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 27 августындагы «Татарстан Республикасы кече һәм урта әшмәкәрлек милкен яклау и аккредитацияләү турында» 616нчы карарына ярашлы рәвештә,  аккредитация алуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек милкен яклау  инфраструтурасы  субьектларыннан заявкалар кабул итү игьлан ителә.

 

2017 елның 1 августына кадәр  «ЛУКОЙЛ» ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар VIII Конкурсына заявкалар кабул ителә, аны Татарстан территориясендә «РИТЭК» ААҖ («ЛУКОЙЛ» төркеменә керә) уздыра.

 

Бүген Иннополис Университеты мәйданчыгында "Сәнәгать Россиясенең санлы индустриясе" конференциясен уздыру кысасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм  WorldSkillsRussia генераль директоры Роберт Уразов «Яшь профессионаллар (WorldSkillsRussia)» профессиональ берлекләр һәм эшче кадрлар үсеше агентлыгы» Союзы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы арасында килешүгә тантаналы кул куйды.

 

Түбән Камада 23 майда Химиклар көнен бәйрәм итү булды. Бәйрәмнең мактаулы кунаклары ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР  Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының химик-технологик һәм урман сәнәгате комплексы департаменты директоры урынбасары Александр Орлов, ТР профсоюзлары Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Түбән Кама  муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре булды.

Сишәмбедә, 2017 елның 23 маенда Финанс университеты, МСП Корпорациясе һәм  МСП Банкы үзара аралашу турында өч яклы килешүгә кул куйды. Булачак хезмәттәшлекнең төп максаты – яшьләр аудиториясендә эшмәкәрлек институтын популярлаштыру,  вуз студентлары инициативаларын яклау.

 

Россия МЧСына үз күзәтчелеге өлкәсендә хәвеф-хәтәр чыгу куркынычы булган юнәлешне кертүне, профилактика чараларының ролен арттыруны тәкъдим итте, ә  административ җаваплылык  закон бозуларга каршы көрәшнең төп чарасы булудан туктарга тиеш. МЧС, аерым алганда, бер тапкыр закон бозган өчен ике тапкыр җәза бирергә тиеш түгел, кисәтү тәэсир итүнең төп чарасына әйләнергә тиеш. Шундый тәкъдимнәр 2017 елның апрелендә булган МЧС күзәтчелек органнарының хокук куллану практикасына дәүләт контроле һәм халык белән карау реформасы буенча  «Бердәм Россия» партиясенең эшмәкәрлек һәм МЧС, Ачык хөкүмәт Бөтенроссия форумы нәтиҗәләре резолюциясендә бирелгән. Күрсәтелгән  резолюция белән Ачык хөкүмәтнең рәсми сайтында танышырга була http://open.gov.ru/events/5516031/.

 


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «MENTOR» коучинг Академиясенең түбәндәге мастер-класслар уздыруы турында хәбәр итә:

 

Минск шәһәрендә (Беларусь Республикасы) 2017 елның  23еннән 26 майга кадәр «ТехИнноПром» сәнәгатендә технологияләр һәм инновацияләр 20нче Халыкара күргәзмәсе була. Рәсми ярдәмне Беларусь Республикасы Министрлар Советы күрсәтә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International