Минск шәһәрендә (Беларусь Республикасы) 2017 елның 23еннән 26 майга кадәр «ТехИнноПром» сәнәгатендә технологияләр һәм инновацияләр 20нче Халыкара күргәзмәсе була. Рәсми ярдәмне Беларусь Республикасы Министрлар Советы күрсәтә.
Күргәзмә инновацион сәнәгать җиһазларын, үзебезнең ил һәм чит ил продукциясен һәм технологияләрен региональ һәм Халыкара базарларга чыгаруны демонстрацияләү; эшлекле контактларны ныгыту һәм тәҗрибә уртаклашу өчен уйланылган. Күргәзмәнең төп бүлекләре: сәнәгать җиһазлары, технологияләр һәм продукция, сәнәгатьтә энергетика, энергия саклау, ИМТЕХ экологиясе – инновацион материалларның һәм технологияләрнең махсус экспозициясе.
Татарстан Республикасы экспортны яклау Үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау Фонды» НО республиканың экспортка юл тоткан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярминкәдә катнашу мөмкинлеген булдырды. Татарстанның Бердәм коллектив экспозициясен «Инновацион технологияләр» ЧҖҖ, «Интеграл +» НПФ ЧҖҖ, «ФЕРЕКС» Сәүдә йорты» ЧҖҖ, «КЭР-Инжиниринг» ЧҖҖ, «НПП «ПРОМА» ЧҖҖ, «Волжанин» ЧҖҖ күрсәтә.
Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә үз продукцияләрен чит ил базарларына чыгарырга тәкъдим итә һәм потенциаль партнерлар эзләп табуда ярдәм итә. ТР экспортны яклау үзәге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны сайтта алырга була http://export-rt.ru.