Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «MENTOR» коучинг Академиясенең түбәндәге мастер-класслар уздыруы турында хәбәр итә:
25 майда 18:00дә - «Дәүләт структуралары белән бергә эшләү». Чара кысасында бизнес вәкилләре нинди дәүләт ярдәме төрләре күрсәтелүе турында һәм дәүләт структуралары белән ничек эшләргә кирәклеген белә алачак.
31 майда 18:00дә – «Теләсә-кайсы продуктны нәтиҗәле сатуның 5 сере». Мастер-класста экспертлар сатуның иң нәтиҗәле техникалары белән уртаклашачак.
Чараның уздырылу урыны: Казан шәһәре, Тукай урамы, 64нче йорт, 304нче офис.
Мастер-класслар турында тулырак информацияне 8(960)048-84-16 телефоны аша алырга була.