Сишәмбедә, 2017 елның 23 маенда Финанс университеты, МСП Корпорациясе һәм МСП Банкы үзара аралашу турында өч яклы килешүгә кул куйды. Булачак хезмәттәшлекнең төп максаты – яшьләр аудиториясендә эшмәкәрлек институтын популярлаштыру, вуз студентлары инициативаларын яклау.
МСП Корпорациясе ягыннан килешүгә генераль директор Александр Браверман, МСП Банкы ягыннан – идарә рәисе Дмитрий Голованов, Финанс университеты ягыннан – ректор Михаил Искәндәров кул куйды.
Килешүнең төп положениеләрен гамәлгә ашыру барышында МСП Корпорациясе Финанс университеты студентлары арасында иң яхшы бизнес-план төзүгә конкурс уздыра. Конкурс ел ахырына кадәр дәвам итеп, нәтиҗәләр буенча иң яхшы эшләр бүләкләнәчәк.
Конкурста катнашучылар өчен мөһим шартларның берсе булып әлеге очрашу кысасында әзерләнгән вакытта Финанс университеты студентлары тәкъдир иткән МСП Бизнес-навигаторы Порталы материалларын куллану тора.
Портал ярдәме белән бизнесның оптималь төрен, иң яхшы урнашкан урынын, бизнес-планны исәпләргә, конкурентлар турында белергә, кече һәм урта бизнес өчен кредит продуктлары, дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат алырга, дәүләт катнашында зур заказчылар закупкалары турында һәм башкаларны белергә була. Системага керү бушлай.
МСП Бизнес-навигаторы Порталы төзелгәндә төрле илләр тәҗрибәләре өйрәнелде, әмма бүгенге көндә функционалы һәм башкарылуы буенча аның Россиядә дә һәм дөньяда да аналоглары юк.
МСП Бизнес-навигаторы экосистемасы өлеше булып Rambler&Co компанияләр төркеме белән МСП Корпорациясе эшләгән «Поток» технологик платформасы тора. «Поток» эшмәкәрләргә бизнес алып баруның башлангыч этапларында бөтен кирәклесе белән тәэмин итә: шәхси сайт, аны алга җибәрү инструментлары, аналитика системасы һәм нәтиҗәлелеген күзәтеп торуны бирә.
«Поток» системасы нигезендә Rambler&Co технологияләре һә аудитор мәгълүматлары, әйтик «Рамблер/топ-100», Rambler DMP (кулланучыларның шәхесе кермәгән мәгълүматлар белән идарә итү платформасы), Rambler DSP (RTBда аукционнарда катнашучы реклама системасы), Ichiba кебекләр ята. Боларның барысы да эшмәкәргә минималь белем белән дә витрина ясаудан алып яңа клиентлар җәлеп итүгә кадәр юлны узарга мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта МСП Бизнес-навигаторы Порталы Россиянең 169 зур шәһәрендә, нигездә 100 меңнән артык кеше яши торган шәһәрләрендә һәм Россия Федерациясенең аерым субъектларының мең кеше яшәгән башкалаларында уңышлы эшли. 2017 елда эшмәкәрләр өчен смартфоннар һәм планшетлар аша портал белән уңайлы эшне тәэмин иткән МСП Бизнес-навигаторы мобиль кушымтасы эшләнәчәк.
2017 елның май мәгълүматларына караганда, системада Россиянең төрле регионнарыннан 70 000 артык кулланучы теркәлгән инде.
Студентлар белән очрашу кысасында МСП Корпорациясенең генераль директоры Александр Браверман порталның төп сервислары турында сөйләде, порталны төзү һәм алда аны үстерү турында сорауларга җавап бирде, шулай ук Россиядә МСП сегменты үсеше, кече һәм урта компанияләрне яклау чаралары турында сорауларга җавап бирде.
Финанс университеты студентлары МСП Бизнес-навигаторы Порталыннан якынча бизнес-план төзү, контрагентларны тикшерү, зур заказчылар закупкалары планнары турында мәгълүмат эзләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, порталның төп сервислары эшен күрсәтте. МСП Корпорациясе генераль директоры Александр Браверман ресурслар кулланучылар сорауларына җавап бирде һәм порталда теркәлергә теләүчеләргә Бизнес-навигатор Порталы ярдәмендә үз эшен биш адымда ачу турында сөйләде.
Ул конкурс уздырылу чорында МСП Корпорациясе һәм МСП Банкы белгечләренең студентлар өчен өйрәтүче мастер-класслар һәм Бизнес-навигаторы Порталы белән эшләү осталыгын арттыру өчен вебинарлар уздыруын билгеләде.
Хәзерге вакытта МСП Корпорациясе яшьләр арасында эшмәкәрлекне популярлаштыру буенча актив эшчәнлек алып бара. Мәсәлән, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасында 2017 елның 22 маенда узачак Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте темасына Парламент тыңлаулары кысасында Корпорациянең генераль директоры Александр Браверман гамәлгә ашырылучы чаралар комплексына, аерым алганда яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (юнәлеше – Корпорациянең өйрәтү программаларын бергә гамәлгә ашыру) һәм «Ворлдскиллс Россия» профессиональ берлекләре һәм эшче кадрлар үсеше агентлыгы» (юнәлеше – яшьләргә үз эшеңне ачу мөмкинлекләре турында аңлату һәм профессионаллар чемпионатлары системасында катнашучыларга эшкә урнашырга ярдәм итү» (WorldSkillsRussia) Союзы белән бергә хезмәттәшлекнең керүе турында сөйләде. Шулай ук яшьләр аудиториясе МСП Бизнес-навигаторы Порталыннан актив файдалана. Мәсәлән, статистика буенча, 18-14 яшьтәге кулланучылар хәзерге вакытта теркәлгән портал кулланучыларының 52,4%ын тәшкил итә. Болардан тыш, киләчәктә Корпорация даими нигездә эшмәкәрлек инициативасын һәм кече һәм урта компанияләрне яклау буенча гамәлгә ашырылучы чаралар турында мәгълүматлаштыру, шулай ук студентларның бизнес алып баруда белемнәрен күтәрү мәсьәләләре буенча вузлар белән эшлиячәк.