Химиклар көнен Түбән Камада бәйрәм иттеләр

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Түбән Камада 23 майда Химиклар көнен бәйрәм итү булды. Бәйрәмнең мактаулы кунаклары ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР  Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының химик-технологик һәм урман сәнәгате комплексы департаменты директоры урынбасары Александр Орлов, ТР профсоюзлары Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Түбән Кама  муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре булды.

 «Нефтехимик» Боз сараенда булган Химиклар көнен бәйрәм итүдә 4 меңнән артык кеше – химия өлкәсе җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, республика ВУЗлары  укытучылары һәм  студентлары, укучылар катнашты.

Оештыручылары булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Түбән Кама мэриясе, «Нижнекамскнефтехим» ПАҖ,  «ТАИФ» ГК, «Татнефть» ПАҖ  һәм  КНИТУ торды.

Бәйрәм тантанасы башланыр алдыннан катнашучылар республиканың нефтехимия кластеры продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар. Кунаклар игътибарына нефть чыгару, эшкәртү һәм транспортировкалау, нефтехимия, тирәлекне саклау, синтетик каучук, пластмасса һәм инновацион технологияләр  өлкәсендәге яңа уңышлар тәкъдим ителде. Үз экспозицияләрен «Нижнекамскнефтехим» ПАҖ, «Татнефть»компанияләре төркеме, «ТАИФ», «Казаньоргсинтез» ААҖ, «ТАСМА» АҖ һәм башкалар күрсәтте.

Тантана матур театральләштерелгән прологтан башланды, аннан соң сәхнәгә Түбән Кама   муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин,  «Нижнекамскнефтехим» ПАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин һәм «Татнефть» ПАҖ генераль директоры  Наил Маганов чыкты.

Үзенең сәламләү сүзендә Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин «Нижнекамскнефтехим» компаниясенең уңышы һәр хезмәткәрнең шәхси инициативасына һәм җаваплылыгын бәйле булуын билгеләде. «Хәзерге вакытта производствода эшләүчеләрне җыю нефтехимияне тарихның яңа битенә кертәчәк һәм Түбән Кама һәм Татарстан үсешенә өлеш кертәчәк», – дип ассызыклады ул.

Һөнәре буенча иң яхшыларны ТР профсоюзлары Федерациясе рәисе  Татьяна Водопьянова котлады.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры  Альберт Кәримов «Татарстан Республикасында полимер продукциясен эшкәртү өлкәсе лидеры» номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Шулай ук зур сәхнәдә химия фәнен үстерүгә зур өлеш керткән галимнәрне, галим-производственникларны, рационализаторларны котладылар.

Чараның рәсми өлешен  Премьер–министр Алексей Песошин тәмамлады. Ул  республика нефтехимикларын Татарстан Президенты исеменнән һөнәри бәйрәм белән котлады. Премьер-министр нефтехимия өлкәсенең республика икътисады үсешенең локомотивы булуын билгеләде. Аннан соң  нефтехимия предприятиеләренең алдынгы хезмәткәрләренә Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International