2017 елның 1 августына кадәр «ЛУКОЙЛ» ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар VIII Конкурсына заявкалар кабул ителә, аны Татарстан территориясендә «РИТЭК» ААҖ («ЛУКОЙЛ» төркеменә керә) уздыра.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла: «Экология», «Әхлак һәм мәдәният», «Спорт». 2017 ел Россиядә экология елы дип игълан ителгәч, әйләнә-тирәлекне саклауга бәйле проектларга аерым игътибар биреләчәк.
Конкурста коммерция эшчәнлеге алып бармаган дәүләтнеке булмаган оешмалар, дәүләт, муниципаль, бюджет учреждениеләре, предприятиеләр һәм оешмалар, җирле үзидарә органнары катнаша ала.
Конкурста сәяси партияләр, профсоюз оешмалары, физик затлар, коммерция оешмалары, дини берләшмәләр һәм конфессияләр катнаша алмый.
Конкурсның грант фонды 30 млн сум тәшкил итә, җиңүчеләр 2017 сентябрендә игълан ителә.
Конкурс турындагы положение тексты белән түбәндәге чыганакта танышырга була: http://www.lukoil.ru/FileSystem/PressCenter/118047.pdf/