ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә булды, анда ул иҗат яшьләре вәкилләре белән очрашты.

 

Краснодарда 19 майда «Яшь  профессионаллар» (WorldSkills Russia-2017) V илкүләм чемпионат тәмамланды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составына  В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары Юлия Сичевская һәм  Карина  Халиева, шулай ук    Казан (Идел буе) федераль университетының икътисад, идарә һәм финанс  Институтыннан  Алина Алтынбаева «Эшмәкәрлек» компетенциясендә җиңү яулады.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ШЕРП" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Компания вездеходлар (һәркайда йөрүче машиналар) җитештерә.

 

Хәзерге вакытта норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында Россия Икътисади үсеш министрлыгының  «Россия Иктисад министрлыгыныӊ 2015 елныӊ 1апрелендәге 194нче әмере белән расланган аккредитациянеӊ илкүләм системасында юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне аккредитацияләү буенча дәүләт хезмәтләре аккредитациясе буенча Федераль хезмәт күрсәтү буенча Алдминистратив регламентка аккредитация өлкәсендә киӊәйтү,  кыскарту, аккредитацияләнгән затларныӊ компетенетлыгын раслау, аккредитация аттестатын бирү, аккредитация аттестаты дубликатын бирү,  аккредитацияне туктату,  аккредитацияләнгән затлар белешмәләре реестрына үзгәрешләр кертү буенча үзгәрешләр кертү турында» боерыгы проекты белән танышырга һәм җәмәгать тикшерүендә катнашырга була.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier компаниясе вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.

 

Кәгазь  лицензияләрдән махсус  электрон реестрларга күчүне «Россия Федерациясендә санлы икътисад» программасы проекты тәкъдим итә һәм ул  2017 елныӊ 1 июненә кадәр расланган булырга тиеш. Күрсәтелгән программа белән мөһим бурыч хәл ителә – ул дәүләт идарәсе системасы база трансформациясе өчен эшләнә — кәгазь эшеннән мәгълүматлы эшкә күчү.

 

2018 елныӊ 1 гыйнварыннан инвесторлар – физик затлар өчен корпоратив облигацияләр буенча купон табышына салым базасы билгеләүдә яӊа тәртип кертеләчәк. Ярашлы үзгәрешләр күптән түгел Федераль закон белән кабул ителгән  Россия Федерациясе Салым Кодексына кертелде.

 

Рейтинг агентлыгы (РА Эксперты ) 2016 ел нәтиҗәләре буенча еллык хисаплар конкурсында катнашуга заявкалар кабул итә башлый. 

 


19
май, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының III Казан форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу «Россия – ислам дөньясы: «Kazansummit-2017» IX халыкара икътисадый саммиты мәйданчыгында узды.

 

2017 елныӊ 25 гыйнварыннан  22 февральгә кадәр  Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ  Аналитика үзәге  Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә эшмәкәрләрнеӊ үз күзлегеннән Россия базарларында  конкуренциянеӊ гомуми торышын һәм конкурент тирәлеген бәяләргә мөмкинлек биргән Россия бизнесы вәкилләре арасында сораштыру уздырды. Сораштыруда 1100дән артык  респондент катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International