Бүген, 1 июньдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының рәсми делегациясе 1 июньнән 3 июньгә кадәр "Глобаль икътисадта яңа баланс эзләүдә" шигаре астында узачак XXI Петербург халыкара икътисад форумында (ПХИФ-2017) катнаша. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан республика делегациясе әгъзалары составына министр Артем Здунов керә.
Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) генераль директоры Светлана Чупшева Россиядә Социаль эшкуарлыкка ярдәм фонды булдыру турында тәкъдим белән чыгыш ясады һәм, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бу идеяне хуплады. Якын киләчәктә концепция бу тема буенча эшләүче барлык экспертлар бергәлеге, үсеш институты белән килештереләчәк һәм киң аудитория өчен тәкъдим ителәчәк.
РФ Президенты Владимир Путин 31 май көнне Төркиягә карата 2016 елдан бирле гамәлдә булган махсус икътисад чараларын гамәлдән чыгарды. Документ буенча Төркия компанияләре өчен Россия территориясендә эшләүгә бәйле чикләмәләр алынган. Рөхсәтләр Төркия гражданнарын эшкә яллау, шулай ук визасыз сәфәрләр турында Россия-Төркия килешүенең гамәлдә булуын торгызу өлешенә кагыла. Төркиянең һава судносы экипажлары һәм Россиягә кыска вакытлы командировкаларга юлланучы гражданнары турында сүз бара.
Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасының эшкуарлыкка ярдәм фонды" КБО Экспортка ярдәм үзәге республика эшкуарлары өчен РЭҮ төркеменең Россия экспортерларына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән Россиядә беренче мобиль кушымтаны эшләтеп җибәрүе турында хәбәр итә.
2017 елның 31 маенда Петербургтагы халыкара икътисад форумының нуленче көнендә III Россия кече һәм урта эшкуарлык форумы (КУЭ форумы) булды. КУЭ форумының эш программасы кысаларында уннан артык сессия узды.
2017 елның 22-23 июнь көннәрендә Ульянда "Төбәкнең инвестиция һәм инновация сәясәте: стагнациядән үсешкә. Ульян өлкәсе тәҗрибәсе" темасына конференция узачак, анда инновацияләрне үстерү, инвестицияләр җәлеп итү һәм инновацияле инфраструктура ясау өлкәсендә Ульян өлкәсе тәҗрибәсе карап тикшереләчәк.
Россия Икътисади үсеш министрлыгы Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы белән бергә салым булмаган түләүләрне билгеләү һәм түләүнең гомуми принципларын төзү буенча эш кысасында дәүләт хезмәтләре күрсәткән өчен региональ һәм муниципаль, шул исәптән кирәкле һәм мәҗбүри түләүләр турында эшмәкәрлек берлеге вәкилләре арасында сораштыру уздыра.
Татарстан Республикасы делегациясенең Португалиягә визиты Татарстан белән Португалия арасында хезмәттәшлекне үсерергә, шулай ук Россия-Португалия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген Португалия икътисад министры, Россия - Португалия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Мануэл Калдейра Кабрал Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонга визиты кысаларында Португалия Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Бруно Бобоне белән очрашты.
«Томск өлкәсе кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше фонды»ның директоры урынбасары Елена Лазарева җитәкчелегендәге Томск шәһәре эшмәкәрләре делегациясе Татарстан Республикасында стажировка узу кысасында 30 майда Казан шәһәренең эшмәкәрләр өчен «Минем документлар» челтәренең махсус офисында («Бизнес өчен МФЦ») булдылар.