Бүген, 1 июньдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының рәсми делегациясе 1 июньнән 3 июньгә кадәр "Глобаль икътисадта яңа баланс эзләүдә" шигаре астында узачак XXI Петербург халыкара икътисад форумында (ПХИФ-2017) катнаша. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан республика делегациясе әгъзалары составына министр Артем Здунов керә.
ТР делегациясе чит илләрдәге һәм үзебездәге, шул исәптән МSD International, IBM, ScheiderElectric, RockwoolInternational, "РусГидро" һәм башка компанияләрнең вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Моннан тыш, хезмәттәшлек итү турындагы килешүләргә кул куюлар да булачак.
Форумның беренче эш көнендә Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер, Көньяк Осетия Республикасы Президенты Анатолий Бибилов, Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин, Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко, Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Кобылкин белән очрашулар планлаштырылган.
Икенче көнне, 2 июньдә, делегация берничә зур чарада катнашачак: РФ субъектларында инвестиция климаты торышының илкүләм исемлеге нәтиҗәләрен тәкъдим итү, Россия төбәкләре башлыкларының Индия Премьер-министры Нарендра Моди белән очрашуы, шулай ук ПХИФ-2017 пленар утырышы, аның кысаларында РФ Президенты Владимир Путин чыгыш ясар дип көтелә.
ПХИФ-2017 кысаларында барлыгы 108 эшлекле чара оештырылачак. Форум эшендә 26 илдән 39 министр, Россиянең 72 субъекты җитәкчеләре, чит илләрдәге иң эре 250 компания башлыгы, Россиядәге 700дән артык компанияләрнең башлыклары катнашачак. Катнашучыларның гомуми саны 5 мең кешедән артып китәчәк.