"Төркия Республикасына карата кайбер махсус икътисад чараларын гамәлдән чыгару турында" Указга кул куелды

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

РФ Президенты Владимир Путин 31 май көнне Төркиягә карата 2016 елдан бирле гамәлдә булган махсус икътисад чараларын гамәлдән чыгарды. Документ буенча Төркия компанияләре өчен Россия территориясендә эшләүгә бәйле чикләмәләр алынган. Рөхсәтләр Төркия гражданнарын эшкә яллау, шулай ук визасыз сәфәрләр турында Россия-Төркия килешүенең гамәлдә булуын торгызу өлешенә кагыла. Төркиянең һава судносы экипажлары һәм Россиягә кыска вакытлы командировкаларга юлланучы гражданнары турында сүз бара.

Элегрәк аларга, асылда, төзелеш һәм туристлык өлкәсендә кайбер эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнү тыелган иде.

Документ буенча, быелның 31 маеннан башлап дәүләти һәм муниципаль заказчылар Төркия компанияләреннән сатып алуга тыюны сатып алулар документациясенә кертергә хокуклы түгел. Киресе булган очракта заказчының вазыйфаи затына 3 мең сум күләмендә штраф яный.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әгәр дә бердәй мәгълүмат системасында (БМС) документация 31 майга кадәр урнаштырылган булса һәм тыюны үз эченә алса, аны үзгәртмәскә дә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International