2017 елның 31 маенда Петербургтагы халыкара икътисад форумының нуленче көнендә III Россия кече һәм урта эшкуарлык форумы (КУЭ форумы) булды. КУЭ форумының эш программасы кысаларында уннан артык сессия узды.
"Моношәһәрләр – бизнес өчен яңа мөмкинлекләр" панель сессиясендә узган ел нәтиҗәләре буенча илнең яң яхшы ун моношәһәре аталды. Лидерлар рәтендә Чаллы да бар.
Исемлекне төзегәндә хакимиятләрнең моношәһәрләрдә вәзгыятьне яхшырту, инвестицияләрне җәлеп итү һәм шәһәр төзү предприятиеләренең эшчәнлегенә бәйле булмаган яңа эш урыннары булдыру буенча җирле эшчәнлеге исәпкә алынган.
"Моношәһәрләр – бизнес өчен яңа мөмкинлекләр" панель сессиясе кысаларында төбәкләрнең инвестиция ягыннан кызыксындыргыч булуын арттыру алымнары турында фикер алышынды, шулай ук моношәһәрләрдә бизнес алып бару өчен гамәлдә булган мөмкинлекләр һәм өстенлекләр демонстрацияләнде, чараның модераторы булып Внешэкономбанк Рәисе урынбасары Ирина Макиева чыгыш ясады. Сессиядә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, "Моношәһәрләрне үстерү фонды" КМО генераль директоры Илья Кривогов, Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация генераль директоры – идарә рәисе Александр Браверман, Россия төбәкләре һәм шәһәрләре җитәкчеләре катнашты. Икътисад министрлыгыннан панель сессиясендә министр Артем Здунов, министр урынбасары Наталья Таркаева һәм башкалар катнашты.