Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасының эшкуарлыкка ярдәм фонды" КБО Экспортка ярдәм үзәге республика эшкуарлары өчен РЭҮ төркеменең Россия экспортерларына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән Россиядә беренче мобиль кушымтаны эшләтеп җибәрүе турында хәбәр итә.
Хәзер экспортерлар шәхси компьютерларыннан гына түгел, ә үзләренең мобиль җайланмаларыннан да РЭҮнең веб-сервисларыннан уңайлы гына файдалана алачак. Мобиль кушымта Россиянең экспорт үзәге белән даими рәвештә элемтәдә тору, соңгы вакыйгалар һәм чаралар белән танышып бару, Төркемнең аналитик материалларыннан файдалану һәм теләсә кайсы вакытта үз смартфоны ярдәмендә РЭҮ хезмәткәрләренә сорау бирү яисә сәүдә каршылыклары турында хәбәр итү мөмкинлеген бирәчәк.
"Мобиль кушымта – ул безнең компаниядән файдаланучылар белән багланышларда абсолют яңа канал. Мондый коралга ия булган дәүләт институтлары ул кадәр күп түгел. РЭҮ мобиль кушымтасы заманча форматта һәм дөньякүләм тәҗрибәсендә кабул ителгәнчә эшләнде, ул безнең клиентларыбызның лояльлегендә булышуга корылган. Кушымта Төркем экспертлары белән хезмәттәшлек итү процессларын җиңеләйтү юлында актив үсеш алачак", – дип хәбәр итә ИТ-проектлар белән идарә итү буенча өлкән эксперт Оксана Донец.
Онлайн-сервисларны үстерү буенча проект җитәкчесе Ольга Шубенок сүзләренә караганда, "мобиль кушымта РЭҮ төркеме клиентларына коммуникацияләү каналларының максималь саныннан файдалана алу мөмкинлеген биреп, Россиянең экспорт үзәге белән экспортерлар арасындагы багланышларны җиңеләйтәчәк. Мобиль кушымтаны эшләгәндә клиент өчен уңайлы, кызыклы һәм күрсәтмәле продукт әзерләү безнең өчен аеруча әһәмиятле иде. Чөнки сайтта һәм мобиль кушымтада алардан файдаланучыларның үз-үзләрен тотыш принциплары бер-берсеннән нык аерыла, мобиль кушымта ярдәмендә клиент бездән сорап мөрәҗәгать иткән мәгълүмат та аерыла. Без хәл итәргә тырышкан төп мәсьәлә – мобиль аудитория белән үзара багланышларны максималь рәвештә нәтиҗәле тотып тору һәм РЭҮ төркеменә файдаланучының мөрәҗәгать итү процедурасын максималь рәвештә гадиләштерү иде.
РЭҮ мобиль кушымтасын AppStore яисә GooglePlay аша табарга һәм күчертеп алырга мөмкин.
Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларының төрле форматтагы халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшкуарларга үз продукциясен чит ил базарларында тәкъдим итәргә киңәш итә һәм потенциаль партнерлар эзләүдә теләктәшлек күрсәтә. ТР Экспортка ярдәм үзәге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны http://export-rt.ru сайтыннан алырга була.