2017 елның 22-23 июнь көннәрендә Ульянда "Төбәкнең инвестиция һәм инновация сәясәте: стагнациядән үсешкә. Ульян өлкәсе тәҗрибәсе" темасына конференция узачак, анда инновацияләрне үстерү, инвестицияләр җәлеп итү һәм инновацияле инфраструктура ясау өлкәсендә Ульян өлкәсе тәҗрибәсе карап тикшереләчәк.
Конференция кысаларында беренче көнне "Заволжье" сәнәгать зонасын карау планлаштырыла: "Ульян станок төзү заводы" ҖЧҖ, "Ульянның технологияләр трансферы үзәге" ҖЧҖ, "Немак Рус" ҖЧҖ, "Бриджстоун ТайерМануфэкчуринг СНГ" ҖЧҖ, "АэроКомпозит-Ульяновск" АҖ, "Таката Рус" ҖЧҖ. Шулай ук Порт махсус икътисад зонасы буенча күрсәтмә экскурсия узачак, "Кванториум" балалар технопаркы һәм Ульянның авиация көллияте – Төбәкара вәкаләтләр үзәге каралачак.
Конференциянең икенче көнендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Иң Югары Икътисад Мәктәбе вәкилләренең, Ульян өлкәсе җитәкчелегенең, Ульян өлкәсе Көндәшлекне һәм икътисадны үстерү министрлыгының, "Ульян өлкәсен кластерлы үстерү үзәге" АКБО җитәкчелегенең, башка төбәкләрдән килүче вәкилләрнең чыгышлары планлаштырыла.
Конференция һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматлар www.budget-edu.ru сайтында урнаштырылган. Алдан теркәлү таләп ителә.